Зәйдә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

20 август көнне Зәй политехник көллияте базасында Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Мәҗлеснең мәртәбәле кунаклары арасында район башлыгы Разиф Кәримов, мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, күрше шәһәр һәм район имам-мөхтәсибләре, агрофирма һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләре директорлары бар иде. Зәйлеләр бәйрәм уңаеннан сәламләү сүзләре һәм вәгазьләр ишеттеләр, район башлыгы Разиф Кәримовның котлавын бик җылы кабул иттеләр, Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазен аеруча игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Чарага 200гә якын мөселман җыелган иде. Кичә күмәк табын белән тәмамланды. Зәй мөхтәсибәте Корбан ашын район җитәкчелеге ярдәме белән оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International