Зәйдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары арасында конкурсның 2 этабына йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

20 августта Зәй муниципаль районының икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.И. Захарова җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары арасында уздырылган конкурсның 2 этабына йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды. Зәй муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.Т. Кәмәлиев катнашучыларны 2019 елда бөртекле культуралар уңышын җыюның барышы белән таныштырды. Бүгенге көнгә 19769 га бөртекле культуралар суктырылган, 91331 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 46,2 центнер тәшкил итә. Комиссия каравына комбайнчылар турында белешмә һәм ашлык суктыру күрсәткечләре тәкъдим ителде. Комиссия карары белән, конкурсның 2 этабы нәтиҗәләре буенча 36 комбайнчы бүләкләнәчәк. Бәйге дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International