Зәйдә алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителә

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьдә кичке сәгать 4тә хакимиятнең 66нчы кабинетында алимент мәсьәләләре белән гражданнарны кабул итү үткәрелә. Чараны суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләреннән торган комиссия уткәрә. Кабул итүдә катнашу өчен эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннарына шалтыратып, алдан язылырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International