Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез җиде граждан «Электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы» курсын тәмамлады. Дәресләрне кадрлар әзерләү буенча төбәк уку-укыту үзәге оештырды, алар 1,5 ай дәвам итте. ЭВМ операторлары заманча исәпләү техникасын оештыру һәм эксплуатацияләү нигезләрен үзләштерде, гамәли программа куллану технологиясен өйрәнде. Курсны тыңлаучылар төрле мәгълүматны эзләү, саклау, тапшыру һәм эшкәртү буенча практик күнекмәләр алды. Имтихан нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе карары белән укучыларга «3 (өченче) разрядлы ЭВМ операторы» квалификациясе бирелде.