Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 14 декабре, шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең киң товар ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәрлеләргә үз продукцияләрен 10 фермер хуҗалыгы, 6 авыл җирлеге тәкъдим итте. Алар арасында Аксар, Александр Бистәсе, Югары Мәлем, Баграж, Бигеш, Бохарай авыл җирлекләре бар иде. Районда үткән 12 ярминкәдә 11 млн. 187 мең сумлык продукция, шул исәптән 6,4 тонна сыер ите, 4,2 тонна дуңгыз, 5 тонна шикәр комы, 3 тоннадан артык сөт сатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International