Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар 22 декабрьдә узачак. Үзбәкстан гражданнарының парламент сайлауларында катнашуга шартлар тудыру өчен, 12-18 декабрьдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында сайлау комиссияләре (төркемнәре) эше оештырылды. Зәй муниципаль районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары бүген әлеге мөмкинлектән файдаландылар һәм Әлмәт шәһәрендә узган парламент өчен вакытыннан алда тавыш бирүдә катнаштылар.