12 декабрь көнне ЗАГС идарәсендә «Мин-Россия гражданины» паспортларын тапшыру тантанасы узды. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Балаларны шәхесне раслаучы документның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Бүген биредә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич тантаналы рәвештә 21 яшь кешегә паспорт тапшырды. Аларны илебезнең лаеклы гражданнары, Россия патриотлары булырга өндәде, гамәлдәге законнарны үтәргә кирәклеген анлатып үтте. Яшьләр адресына тагын бик күп җылы сүзләр әйтелде.