Район татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәхес тәрбияләү буенча киңәшмә үткәрделәр

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 нчы елның 12 нче декабре көнне МББУ “Аксар төп гомуми белем мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Әдәбият дәресләрендә шәхес тәрбияләү» темасы буенча семинар-җыелышы булып үтте. Бу чарада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бутакова Г.С., ФДБС таләпләренә туры китереп, 8нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Аның дәресе хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнде. Шулай ук мәктәп укучылары Ф.Яруллинның “Ак калфак” әсәре буенча куелган спектакльдән бер өзек уйнадылар. Театр түгәрәгенең җитәкчесе- мәктәп директоры Р.М. Хасаншин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International