Район башлыгы Разиф Кәримов сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2020 елның 15 феврале, шимбә

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна үзенең 97 яшен билгеләп үтә. Ул 1923 елның 15 февралендә Зәй районының Подгорный бистәсендә туа. Урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфын тәмамлауга сугыш башлана. Анна Ивановна шәфкать туташлары курсын тәмамлый һәм 1942 елда фронтка китә. Ул «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә лаек булган ветераннарыбызның берсе. Сугыштан соң да гомерен медицинага багышлый, 40 ел хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Бүген Анна Моисееваны туган көне белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов та котлады. Ул юбилярга котлау открыткасы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, якыннары һәм туганнары янәшәсендә озын гомер итүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International