Гашыйклар көне уңаеннан Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә ГХАТ бүлеге һәм яшьләр идарәсе белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә юбилярлар Чурбанов Геннадий һәм Галина, Антонов Василий һәм Зинаида, Кузнецов Юрий һәм Татьяна, Васильев Николай һәм Елена, Трофимов Яков һәм Мария, Феоктистов Иван һәм Лилия, Савельев Руслан һәм Федоткина Анастасия, Даутов Эдуард һәм Динара гаиләләре чакырылган иде. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата ихтирамлы булу кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Зәй районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.