14-16 февраль көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче туры узды. Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 100дән артык спортчы катнашты. Ярышлар программаның ике төрен үз эченә алды: 15 нче февральдә спортчылар ирекле стильдә, 16 февральдә классик стиль буенча көч сынаштылар. Ярышларның беренче көнендә Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп укучысы Альбина Вәлиәхмәтова 2 нче урынны яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре командасы 2 нче урынны, Яр Чаллы шәһәре 1 нче урынны, Түбән Кама шәһәре 3 нче урынны алды.