Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә
2020 елның 17 феврале, дүшәмбе
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте. Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы атларга патент теркәлде. Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык феноменаль чыдамлыкка ия булуын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, алар шулай ук югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам. Бу атларны үрчетү белән 8 -10 еллап Әлки районы Әхмәт авылыннан Фәнис Бакиров шөгыльләнә. Бу эштә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Гаилә фермаларын үрчетү программасы буенча алган грант нык ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыккан «Татар атлары» китабыннан да күп нәрсә белергә мөмкин. Бу китапта татар атларының төп токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары һәм аларның чыдамлыгы бик матур һәм җентекле итеп тасвирланган. Татар атларының танылып өлгерүләрен дә әйтеп китәргә кирәк: алар хәтта кинога да төшеп өлгерделәр. “Зәләйха күзләрен ача” дигән фильмда төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Зәйдә язучы Рушания Зиннәтова белән очрашу булды
Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучылары әкиятче, рәссам - иллюстратор, рус язучылары берлеге әгъзасы, «Гир - Лили һәм аның дуслары» дип исемләнгән балалар китабы авторы Рушания Зиннәтова белән очрашты.
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы узды
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы Бүген Зәйдә Россиянең чик буе хезмәте оешуга 108 ел тулу уңаеннан иң төп хәрби бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелде.
27
май, 2026 ел
Зәйдә исламның төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Исламның төп бәйрәмнәренең берсен - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.
26
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз