Зәйлеләр кыш озатты

2020 елның 29 феврале, шимбә

29 февраль көнне "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кыш озату – халык күңел ачу чарасы узды. Кунакларны күңелле уеннар, гармун җырлары, такмаклар, кайнар чәй һәм коймак белән каршы алдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданында уен мәйданчыклары, «Халык гамәли иҗаты» мастер – класслары оештырылды, анда шәһәр халкы һәм кунаклары актив катнашты. Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлары үзләре җитештергән продукцияне сатты. Зәйлеләрне бәйрәм белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады һәм "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International