Район икътисади советының чираттагы утырышы 2020 елның 29 февралендә булды. «БлагоСтрой» ҖЧҖнең 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспективалы планнары белән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Р.Р. Зәйнуллин таныштырды. "БлагоСтрой" ҖЧҖ эшчәнлегененә тулаем алганда шәһәрне төзекләндерү эшләре керә. Хәзерге вакытта бу эш белән «БлагоСтрой» ҖЧҖнән 29 кеше шөгыльләнә. Алар юллар, тротуарлар,чокырларны төзекләндерү, юл билгеләрен һәм автобус тукталышларын карап тоту кебек мөһим эшләр башкаралар. Утырышка район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады. Икътисади совет әгъзалары тарафыннан шәһәрне һәм районны төзекләндерү чараларын камилләштерү буенча берничә тәкъдим дә кертелде.