Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале шәһәр этабы узды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

27 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале шәһәр этабы узды. Фестиваль берничә номинация буенча уза: «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс». Шәһәр этабының сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы номерлар Гала-концертка чакырылган. Фестивальдә 21 кеше диплом белән бүләкләнде, алар 3-4 мартта Түбән Кама шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак. Зона этаплары лидерлары исә фестивальнең суперфиналына чакырылачак, ул 12-16 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узачак. Фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре, гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертларында (17 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм 24 апрельдә «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында) игълан ителәчәк. Фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International