Зәйдә наркотикларга каршы көрәш район комиссиясе утырышы узды

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә наркотикларга каршы көрәш район комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары, район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Д.Б. Усманов, Россия ҖҮФХИ ФКУ Зәй муниципальара филиалы башлыгы А.В. Усманов чыгыш ясадылар. Зәй район үзәк хастаханәсенең психиатр-наркологы И.Ф. Салихов катнашты. Комиссия утырышында катнашучыларга киләчәктә дә наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр тарату һәм куллануга бәйле җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән оператив-профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәклеге турында ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International