Тыл ветераны Гыйльфанов Гамирҗан Хаҗетдин улы бүген юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев килде, аңа Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды, иминлек, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләде. Гамирҗан Хаҗетдин улына Сармаш-Баш авыл җирлеге башлыгы Р.М.Фәсхетдинов, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярга матур җырлар бүләк иттеләр.