ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.
10 мартта хакимиятнең зур залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
2020 елның 13 мартында Зәй муниципаль районында танылган якташыбыз - Совет чаңгычысы, Олимпия чемпионы (1972), дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры (1970) Федор Петрович Симашев истәлегенә багышланган чаралар узачак.

8
март, 2020 ел
якшәмбе

6-8 март көннәрендә Липецк шәһәрендә билбау көрәше буенча 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Бөтенроссия турниры узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Гыйльманова Регина Татарстан җыелма командасы составында 58 кг авырлык категориясендә җиңүче булды (тренеры Салихов Р. Ф.).


7
март, 2020 ел
шимбә
7 март көнне Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.

Бүген Зәй ипподромында «Тиз йөрешле юл -2020» кар буенча боҗра узышлары автоспорт сөючеләрне җыйды. Әлеге спорт төрен яратучыларны район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров сәламләделәр.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
7 март көнне «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасарлары, Совет аппараты, Башкарма комитет, Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре үзәк мәйданда оештырылган ярминкәдә булдылар.

6
март, 2020 ел
җомга
Бүген Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру өчен финанс ярдәм алу максатыннан эшсез гражданнар бизнес-планнарын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International