ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларның Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге УП-224 номерлы Указы нигезендә, Зәй районында расланган график буенча, 2020 елның 7 апреленнән башкарма хакимият органнарының 5 вазыйфаи заты чикләүләр гамәлдә булган чорда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хәрәкәт итү тәртибен бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә кереште.

Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов бүген политехника көллиятендә, «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖдә һәм киеренкелек белән эшләү үзәгендә булды.
«Антея» тегү -трикотаж ательесы җитәкчесе Елена Сергеева хәйрия акциясен башлап җибәрде: ательеда тегелгән медицина битлекләре Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә тапшырылды.
Татарстанда пандемия чорында берничә кайнар мәгълүмати ярдәм линиясе ачылды. Коронавируска каршы көрәш буенча Штабның кайнар линия номеры: 8-800-222-59-00.

6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе
65 яшьтән узган, даими кеше ярдәменә мохтаҗ өлкәннәр коронавирус авыруы буенча риск төркеменә керүчеләрдән санала. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар аерым ярдәмгә мохтаҗ.
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.
Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатларында, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның "Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 6 апреленнән барлык балалар да электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне дәвам итәчәк.

4
апрель, 2020 ел
шимбә
2020 елның 3 апрелендә Зәй муниципаль районы территориясендә РФ административ хокук бозулар Кодексы 6.3 маддәсе 2 өлеше «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу» буенча 3 административ беркетмә төзелде.
Хөрмәтле зәйлеләр! Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Татэнергосбыт» АҖ коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында клиентларга хезмәт күрсәтүне вакытлыча - 30.03.2020 - 15.04.2020 кадәр (махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамлануга кадәр) туктатты.

3
апрель, 2020 ел
җомга
2020 елның 2 апреленә Зәй муниципаль районы территориясендә РФ административ хокук бозулар кодексы 6.3 ст. 2 өлеше буенча «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу” буенча 9 административ беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International