Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район гомуми белем бирү учреждениеләре дистанцион укыту режимына кереште
2020 елның 6 апреле, дүшәмбе
Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатларында, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның "Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 6 апреленнән барлык балалар да электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне дәвам итәчәк. Бүгенгә барлык мәктәпләр яңа эш форматына күчүгә әзер. Уку процессында куллануга рөхсәт ителә торган электрон ресурслар һәм кушымталар җыелмасы билгеләнде. Иң популяр онлайн-платформалар булып "Учи.ру", "Ачык мәктәп 2035" тора. Моннан тыш, мәктәпләр "ЯКласс", "Мәскәү электрон мәктәбе", "Россия электрон мәктәбе", "Решу ОГЭ", "Решу ЕГЭ" сервисларын куллана. Педагоглар сайланган белем бирү платформаларында эшләргә өйрәнделәр, ZOOM-платформа аша онлайн дәрес уздыра алалар. Укытучылар көн саен шәхси консультацияләр узалар, шул исәптән онлайн-режимда. Мәктәп укучылары белән элемтә өчен педагоглар белем бирү платформаларын гына түгел, мессенджерларны да (WhatsApp, Skype һәм башкалар), социаль челтәрләрне дә куллана ала. Ресурсларны нәтиҗәле файдалану өчен дәресләр расписаниесенә һәм сыйныфларны берләштерүгә төзәтмәләр кертергә мөмкин. Шулай ук кирәк булганда уку программаларына да төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Белем бирү расланган мәктәп расписаниесе нигезендә үткәреләчәк. Техник мөмкинлекләре булу- булмауга карамастан, барлык балалар да укыту процессына җәлеп ителәчәк. Балада сыйныфташлары белән беррәттән укыту өчен техник проблемалар булган яки барлыкка килгән очракларда башка вариантлар да эшкәртеләчәк. Укытучы, мәсәлән, укучының белем бирү платформасына кушылу мөмкинлеге булмаса, мессенджерлар һәм электрон почта куллана ала. Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнгәндә Федераль педагогик үлчәүләр институты биремнәренең ачык банкы белән мөстәкыйль эшләргә тәкъдим ителә http://fipi.ru/. Белем алучыларның ата-аналары белән бергәләп укыту процессында, шулай ук өстәмә үзәзерлек кысаларында куллана ала торган ресурслары түбәндәге сылтамалар буенча урнашкан: http://mon.tatarstan.ru/rus/obrazovatelnie-onlayn-platformi-i-tsifrovie.htm/; https://edu.gov.ru/press/2214/ministerstvo-prosvescheniya-rekomenduet-shkolam-polzovatsya-onlayn-resursami-dlya-obespecheniya-distancionnogo-obucheniya/; https://edu.gov.ru/distance/. Конкрет мәктәп буенча төгәл мәгълүматны «Татарстан Республикасының Электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмат системасындагы «Дистанцион белем» бүлегендә алырга мөмкин. Укучыларга, тәрбияләнүчеләргә һәм ата-аналарга, педагогларга дистанцион рәвештә укыту режимы шартларында психологик-педагогик ярдәмне 7-13-40 телефоны буенча алырга мөмкин. Дистанцион белем бирүне оештыру буенча консультация ярдәмен сезгә 7-08-13, 7-15-87 телефоннары буенча күрсәтәчәкләр.
Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз