Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Ялгыз өлкәннәр үз-үзләрен изоляцияләү режимында игътибарсыз калмый
2020 елның 6 апреле, дүшәмбе
65 яшьтән узган, даими кеше ярдәменә мохтаҗ өлкәннәр коронавирус авыруы буенча риск төркеменә керүчеләрдән санала. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар аерым ярдәмгә мохтаҗ. “Шатлык” социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре аларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш, көн саен үз карамагындагыларның ризыклары, кирәкле дарулары, беренче чираттагы кирәк-яраклар һәм яңа матбугат чаралары булуын күзәтеп торалар. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга волонтерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә битараф калмый. "Зәй икмәге" ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районының социаль яклау бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга иганәче азык-төлек җыелмалары бүлеп бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. 95 ялгыз пенсионер адреслы иганәчелек ярдәме алачак. Бу ярдәм һәм игътибар нәкъ менә хәзерге вакытта бик кыйммәтле. Зәй районы ветераннары һәм пенсионерлары, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Анатолий Аркадьевичка хәйрия эшенә керткән шәхси өлеше өчен зур рәхмәт белдерәбез. Бу уңай мисал соңгысы булмас дип ышанабыз.
Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз