ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2020 ел
шимбә
Бүген “Уймак кыз” балалар бакчасының дежур төркеменә йөрүче балалар янына гадәти булмаган кунаклар килде.
22 апрельдә ел саен Бөтендөнья «Җир Көне» билгеләп үтелә. “Урман әкияте” балалар бакчасында бу тема буенча балалар белән чуп- чарның табигатькә зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче апалары аларга табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне чүп-чардан сакларга кирәклеге турында сөйләде. Чүп-чарны теләсә кая ташламаска, ә махсус билгеләнгән урыннарга гына ташларга ярый. Исләрендә тагын да ныграк калдырсыннар өчен “Чүп-чарны аеру” уены үткәрелде. Нәтиҗәдә урман чистарып калды!
Жир – анабыз – безнең уртак йортыбыз. Аны чиста, тәртипле тоту безнең уртак бурычыбыз, шул исәптән үзебез яшәгән җирлек юлларын да карап торырга кирәк.
"Урман – безнең байлыгыбыз". Шул сүзләр белән «Тату гаилә» балалар бакчасының дежур төркемендә экологик юнәлештәге уен әңгәмәсе башланды. Балалар тәрбияче белән бергә үзләренең табигать ягының үзенчәлекләре, туган як табигатен саклау буенча, бигрәк тә урман җирлегендәге төрле саклау чаралары турында сөйләштеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар урманда үсүче үсемлек һәм анда яшәүче хайваннар дөньясы турында төрле формалар аша белделәр: В.Сухомлинскийның «Сандугач алдында оят» хикәясен, «Рәссам ничек рәсем ясады» әкиятен укыдылар, «Ярый - ярамый», «Әйе һәм юк» дидактик уеннар уйнадылар, урманның файдасы турында һәм «Урманда үзеңне ничек тотарга» дигән иллюстратив хикәяләр төзеделәр, табигатьне саклау буенча әдәплелек кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар бакчасына йөрмәүче балалар өйдә агач рәсемнәре ясадылар.
2020 елның 20-26 апрелендә республикада Г.Тукай атналыгы игълан ителде. Республика күләмендә дистанцион форматта Зәй муниципаль районы мәгариф оешмалары актив катнашты.

24
апрель, 2020 ел
җомга
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегендә эшкә сәләтсез гражданнарга өйдә ярдәм оештыру эше аерым урын алып тора.
Аксар гомуми белем бирү мәктәбендә "Сезнең тормышта пластик артык күп түгелме?» темасы буенча 8-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде.
Биналар экологиясе-бүгенге тормышның мөһим төшенчәсе. Иң яхшы фильтрлар-үсемлекләр.
6 нчы мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучысы Низаметдинов Тимур. Йортның экологик торышы анда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм хәленә турыдан-туры йогынты ясый.
Шәһәребезнең 4нче гомумбелем бирү мәктәбе онлайн режимда «Язгы бакча» экологик акциясен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International