Яңгыр узды, ә кунаклар калды

2020 елның 25 апреле, шимбә
Бүген “Уймак кыз” балалар бакчасының дежур төркеменә йөрүче балалар янына гадәти булмаган кунаклар килде. “Бу -яңгыр суалчаннары, алар җир астында яшиләр, ә аларны җылы һава вакытында яуган яңгырдан соң гына күреп була. Аларның кунакка йөрергә вакытлары юк, һәрвакытны җир астында эшлиләр, үсемлекләргә бик күп файда китерәләр: агачларга да, куакларга да, үләнгә дә, чәчәкләргә дә”, – дип сөйли тәрбияче Минеева Дилә Гыйльметдин кызы. “Суалчаннар – үсемлекләрнең дуслары, димәк, безнең дә дуслар. Ә менә хәзер алар җир өстенә чыкканнар, чөнки яңгыр явып узды, җир астында су күп. Шуңа күрә алар ял итеп алырга уйладылар, бездә кунакта булырга”. “Иң мөһиме, -ди Дилә Гыйльметдиновна, балаларның башына бөтен җан иясе дә, матурмы ул матур түгелме, яшәргә хокуклы икәнен җиткерү. Суалчаннарны ямьсез диеп алар турында бернәрсә дә белмәүчеләр генә әйтә ала.”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International