"Сезнең тормышта пластик артык күп түгелме?»

2020 елның 24 апреле, җомга
Аксар гомуми белем бирү мәктәбендә "Сезнең тормышта пластик артык күп түгелме?» темасы буенча 8-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар игътибарына табигатьнең экологик проблемалары турында берничә видеоролик тәкъдимителде. Өлкән сыйныф укучылары " Сезнең тормышта пластик артык күп түгелме?» темасы буенча видеоролик карарга булдылар. Анда укучылар әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуга беркем дә каршы түгеллеген белделәр. Шулай ук пластик тауларының каян барлыкка килү тарихын да күзәттеләр, аларның алга таба зур пластик чүплекләренә әйләнүен, елгаларны, туфракны һәм тере организмнарны пычратуга китергәнен белделәр. Видеоны караганнан соң, укучылар табигатькә сак карашның төп кагыйдәләрен билгеләделәр: моның өчен күп кенә көндәлек гадәтләрне үзгәртергә - пластик савыт-саба һәм полиэтилен кулланудан туктарга, суны белеп кулланырга, һәр уңайлы очракта гаджетларны үзгәртмәскә кирәк. Бу класс сәгате кешенең экологиягә ничек йогынты ясавын һәм гади һәм аңлаешлы гамәлләр ярдәмендә планетага файда китерүен күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International