"Язгы бакча" экологик акциясе

2020 елның 24 апреле, җомга
Шәһәребезнең 4нче гомумбелем бирү мәктәбе онлайн режимда «Язгы бакча» экологик акциясен үткәрде. Акциянең максаты – үз йорты яки дачасы территориясендә бакча булдыру, табигатькә сак караш, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Акция дәвамында укучылар ата-аналар күзәтүе астында үсемлекләр утырталар һәм тәрбияләп үстерәләр, аларны карыйлар, үз бакчалары территориясендә чисталык һәм тәртип саклыйлар, йортяны территориясен төзекләндерәләр. "Язгы бакча" акциясенең иң актив катнашучысы булып 9нчы А сыйныфы укучысы Фәрхетдинов Реналь танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International