Табигатьне чуп-чардан арындырыйк!

2020 елның 25 апреле, шимбә
22 апрельдә ел саен Бөтендөнья «Җир Көне» билгеләп үтелә. “Урман әкияте” балалар бакчасында бу тема буенча балалар белән чуп- чарның табигатькә зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче апалары аларга табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне чүп-чардан сакларга кирәклеге турында сөйләде. Чүп-чарны теләсә кая ташламаска, ә махсус билгеләнгән урыннарга гына ташларга ярый. Исләрендә тагын да ныграк калдырсыннар өчен “Чүп-чарны аеру” уены үткәрелде. Нәтиҗәдә урман чистарып калды!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International