"Урман – безнең байлыгыбыз"

2020 елның 25 апреле, шимбә
"Урман – безнең байлыгыбыз". Шул сүзләр белән «Тату гаилә» балалар бакчасының дежур төркемендә экологик юнәлештәге уен әңгәмәсе башланды. Балалар тәрбияче белән бергә үзләренең табигать ягының үзенчәлекләре, туган як табигатен саклау буенча, бигрәк тә урман җирлегендәге төрле саклау чаралары турында сөйләштеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар урманда үсүче үсемлек һәм анда яшәүче хайваннар дөньясы турында төрле формалар аша белделәр: В.Сухомлинскийның «Сандугач алдында оят» хикәясен, «Рәссам ничек рәсем ясады» әкиятен укыдылар, «Ярый - ярамый», «Әйе һәм юк» дидактик уеннар уйнадылар, урманның файдасы турында һәм «Урманда үзеңне ничек тотарга» дигән иллюстратив хикәяләр төзеделәр, табигатьне саклау буенча әдәплелек кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар бакчасына йөрмәүче балалар өйдә агач рәсемнәре ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International