ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
11 июньдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов шәһәр һәм районда төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын үтәү йөзеннән (кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 мартыннан җәмәгать урыннарына барганда берничә чикләүләр гамәлдә, аларның берсе бүгенге көндә коену урыннары (пляжлар) кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм! Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.
Зәйдә «Чиста булачак " экологик хәрәкәте активистлары урман массивында җыештыру оештырдылар.
10 июньдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде.

10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

10 июньдә район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалар белгечләре катнашты. Сәфәрдә катнашучылар "Зәй" , "Таң" ПК ларында , "Нива"ҖЧҖ терлекчелек объектларында булдылар

"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй районы филиалы, 2020 елның 5-19 июнендә "Балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы" темасына "Кайнар линия" үткәрә.
Бүләкләү тантанасын район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов үткәрде.
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International