Зәйнең урман массивында җыештыру оештырдылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Зәйдә «Чиста булачак " экологик хәрәкәте активистлары урман массивында җыештыру оештырдылар. Акциядә яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре катнашты. Ике сәгать эчендә алар юл буйларын чистарттылар. «Файдалы эш өчен безгә өмә кирәк түгел, шуңа күрә без урман башыннан алып ипподром территориясенә кадәр территорияне чистартырга булдык. Җәйге чорда - актив яшьләр, спортчылар, велосипедчылар һәм саф һавада вакыт үткәрергә теләгән  кешеләр өчен биредә бик уңайлы. Актив ял итү урынына юл чиста булырга тиеш дип саныйбыз», – дип уртаклашты «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активисты. Безнең шәһәр - ул безнең туган йортыбыз. Бу - без туган һәм үскән урын. Чиста шәһәр һәрберебездән башлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International