Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Аграр югары уку йортлары абитуриентларга Zoom аша консультация бирә башладылар
2020 елның 10 июне, чәршәмбе
20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза. 28 майдан 25 июньгә кадәр Казан дәүләт аграр университетының Кабул итү комиссиясе “2020 елда Казан ДАУына онлайн-кабул итү мәсьәләләре” дистанцион Zoom-конференцияләр циклын башлап җибәрде. Конференцияләр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Тоташу өчен 355 958 7835 идентификаторын кертергә кирәк, пароль: 123456. Аграр университетта конференцияләр үткәрү даталары: 11.06.2020 – 14.00 18.06.2020 – 14.00 25.06.2020 – 14.00 Ә 9 июньнән 30 июньгә кадәр шундый ук «Оnline кабул итү - 2020» конференцияләр циклы Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә узачак. Конференцияләр сишәмбе көннәрендә булачак. Системага тоташу өчен 761 7871 0830 идентификаторын кертергә кирәк, пароль: 3vrgnh. Ветеринария академиясендә конференцияләр үткәрү даталары: 09.06.2020 – 14.00 16.06.2020 – 14.00 23.06.2020 – 14.00 30.06.2020 – 14.00 Конференция барышында абитуриентлар, дистанцион технологияләрдән файдаланып, документларны кабул итү буенча, факультетларның төп юнәлешләре һәм уку сроклары буенча, шулай ук эчке керү сынаулары узу (урта һәм югары һөнәри белеме булган затлар өчен) буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар. Исегезгә төшерәбез, белгечлеге буенча авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен махсус максатчан урыннар каралган. Әлеге механизм гражданны абитуриент һәм заказчы - булачак эш бирүче арасында төзелгән максатчан белем алу турындагы килешү буенча укытуны күздә тота. Бу - югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашуга гарантия дә, бүгенге көндә укып чыгучылар өчен бусы да бик мөһим. Моннан тыш, мотивлаштырылган максатчан әзерләү механизмы «50/50 программасы» 2014 елдан яңадан торгызылды, ул чакта студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Программаның асылы шунда, студент саллы стипендия ала – ул 10 мең сум, шуның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан бирелә һәм 5 меңе - укып бетергәч, студент эшкә кайта торган авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан түләнә. Авылга эшкә килгән яшь белгечләр өчен 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр «күтәрелеш» акчаларын бирү һәм беренче эш елы дәвамында ай саен төп хезмәт хакына минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә өстәмә түләү һәм торак белән тәэмин итү каралган. Консультацияләр өчен телефон: 8-800-444-16-70. Укырга керү турында тулырак мәгълүматны югары уку йортларының социаль челтәрләрендә һәм түбәндәге электрон адреслар буенча алырга мөмкин: Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе: vk.com – Казанский ГАВМ им. Н.Э.Баумана; instagram.com – student_kgavm электрон почта – priemksavm@mail.ru Казан дәүләт аграр университеты: vk.com – https://vk.com/priem_kazgau instagram.com – https://www.instagram.com/priem_kazgau/ электрон почта – priem@kazgau.com, job-kazgau@mail.ru.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз