Район башлыгы авыл хуҗалыгы комплексларындагы эш барышын карады

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

10 июньдә район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалар белгечләре катнашты. Сәфәрдә катнашучылар "Зәй", "Таң" ПК ларында, "Нива"ҖЧҖ терлекчелек объектларында булдылар. Технологик характердагы бер үк шартларда эшләп, Таң" бүлекчәсендә, агымдагы елның 10 көнендә 2142 кг сөт җитештерү буенча алгы планда Захаров Геннадий Васильевич җитәкчелегендәге "Дурт-Мунча" сөт- товарчылык комплексы тора. Әлеге сөт комплексында тулаем сөт җитештерү тәүлегенә 18 тоннага җитте, бер сыердан уртача тәүлеклек савым 20 кг тәшкил итә. "Куш-Елга" сөт- товарчылык комплексында да уңай динамика бар, тәүлегенә 15 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу исә бер сыерга уртача тәүлеклек савым – 17,2 кг. тәшкил итә дигән сүз. Рейдта катнашучылар шулай ук үсемлекчелек өлкәсендәге эш барышы белән таныштылар, анда сенаж салу, сидераль парларны эшкәртү һәм пар басуларына дефекат кертү эшләре яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Район башлыгы Р. Г. Кәримов бер атна эченә шушы планлаштырылган эшләрне  төгәлләү бурычын куйды. Шулай ук бөртекле һәм техник культуралар чәчүлекләрен пестицидлар белән эшкәртүгә аерым игътибар бирергә кирәклеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International