Зәйдә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән "Энҗе", "Каенкай", "Уймак кыз" балалар бакчасы, "1 нче мәктәп" һәм Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе", мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узу һәм укыту, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус өс һәм  аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре үткәрүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышка Н.А. Нифатов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International