19 июендә Зәйдә Шәһәр төзелеше советының күчмә утырышы булды, эшмәкәрләр үз объектларында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән очраштылар. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары, фасад эскизлары белән танышу максатыннан 6 объектны карадылар . Әлеге эш форматы үзен күптән күрсәтте инде - ул эшкуарларга район җитәкчелеге белән турыдан - туры күреп сөйләшү һәм килеп туган сорауларны тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә. Утырыш ахырында Шәһәр төзелеше советы әгъзалары үзара фикер алыштылар һәм утырышка район башлыгы йомгак ясады.