Зәй районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улының Медицина хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 20 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу бәйрәмне һәркем өчен иң кадерле булган – сәламәтлек һәм тормышны саклап калырга ярдәм иткән бөтенхалык хезмәтен тану көне дип атарга мөмкин. Сезнең хезмәтегез җәмгыятьтә лаеклы урын тота. Табиблар югары әхлакый кыйммәтләрне, игелек, мәрхәмәтлелек идеалларын саклаучылар булды һәм шул асыл сыйфатларны үсеп килүче яңа буынга да үрнәк итеп тапшыралар. 2020 ел - Зәй муниципаль районында Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Соңгы еллар Зәй сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди үзгәрешләр белән истә калды. Шәһәр һәм район халкына сыйфатлы медицина ярдәме алу һәм авыруларны профилактикалау өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Сәламәтлек саклау тармагында чын һөнәр ияләре эшли. Профилактика, диагностика һәм дәвалауның яңа ысулларын үзләштереп, заманча техника һәм алдынгы технологияләр кертеп, сез зәйлеләрнең сәламәтлеген даими саклап торасыз. Медицина хезмәткәре көне алдыннан сезгә ныклы сәламәтлек, куелган максатларга ирешүдә бетмәс-төкәнмәс көч, сабырлык һәм гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International