Китап тапшыру тантанасы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945»

2020 елның 3 июле, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы», «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дип исемләнгән китап чыгардылар.

Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган. Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренче чыганакларга да мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән.

Хәтер китабына ветераннарыбызның сугыш еллары һәм армый-талмый хезмәт еллары турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия. Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән.

Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты район һәм мәктәп китапханәләре өчен " Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945”  китабын тапшыру буенча акция үткәрә.

3 июльдә, акция кысаларында, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» директорының беренче урынбасары Сибгатуллина Римма Рәис кызы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китабын  Зәй урта мәктәпләре № 2, 3, 4, 6, 7, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге “Татар гимназиясе”, М. Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе, Түбән Биш урта мәктәбе, Сәвәләй урта мәктәбе, Кадер урта мәктәбе, Зәй политехник колледжы һәм С. Рәфыйков исемендәге Зәй Үзәк китапханәсенә тапшырды.

Тантаналы чара Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Чапков Александр Владимирович катнашында узды.

Чараны, артистлар – Чебаков Иван, «Каприз» хореография ансамбле, Сабирова Алинә чыгышлары белән бизәп бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International