ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

«Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 409 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 3 пункты (алга таба – 409 номерлы карар) нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексы буенча билгеләнгән салым түләүчеләр, салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен (өстәлгән бәягә салым буенча салым декларацияләреннән тыш), чит ил оешмаларына түләнгән керемнәрнең һәм тотылган салымнарның суммалары турында салым исәпләүләрен, салым агентлары исәпләп чыгарган һәм тотып калынган физик затлар керемнәренә салым суммаларын исәпләп чыгару, аванс түләүләре, бухгалтерлык (финанс) хисабы буенча исәп-хисапларны тапшыру срогы 3 айга озайтылды. Аларны тапшыру 2020 елның март- май айларына туры килә.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

2 июль көнне Югары Мәлем авылы тыл ветераны Мингаян Гайнетдин кызы Нуретдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Мингаян әби Зәй шәһәрендә бертуганының кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.

Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, авыр йөк күбрәк аның җилкәсенә төшә. Ул ачлыкны да, ялангачлыкны да кичерә. Сугыш вакытында яуга киткән ир-атларны алыштырып, урман да кисә, орлыгын да ташый, урак та ура, печән дә чаба. Сугыштан соң колхозда тавык фермасында эшли, аннан сыер савучы булып күчә. Картайган көнендә бертуганының балалары - Илгизәр белән Гүзәлия терәк тә , ярдәмче дә булганнар.

Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны аның урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев котлады. Шулай ук Мингаян әбигә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева, туганнары һәм якыннары котлауларын ирештерделәр. Юбиляр хөрмәтенә котлаулар һәм матур теләкләр күп яңгырады ул көнне.

Мингаян Гайнетдин кызына Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасы, шулай ук район башлыгы Разиф Кәримовның истәлекле бүләге тапшырылды.

2 июльдә Поручик, Якты Күл, Кадер авыл җирлекләрендә универсаль спорт мәйданчыклары һәм Сарсаз-Баграж авылында блоклы-модульле кибет ачылды.

Бүген хәрби комиссариатта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Зәй шәһәрендәге филиал объектында планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, 2020 елның 30 июлендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыру туктатып торылачак.

1
июль, 2020 ел
чәршәмбе
1 июль - Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне. 25 июньнән 30 июньгә кадәр барлык теләүчеләрнең Төп тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бар иде.

30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

30 июнь көнне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов "Энергетик" мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан" проектын тормышка ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

30 июньдә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Рәзиф Гали улы, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалары белгечләре катнашында, районның авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.Сәфәрдә катнашучылар "Нива", "Дурт-Мунча", "Куш-Елга" ҖЧҖ сөт комплексларында, "Шепкә" сөт-товар фермасында, "Поручик" симертү комплексында булдылар, бөртекле һәм техник культуралар кырларын карадылар.Район аграрийлары сидераль һәм чиста парларны икенче эшкәртүгә керештеләр. Көчле яңгырлардан соң эшкәртү сыйфаты бик яхшы.Бүгенге көндә җитәрлек күләмдә сенаж – 44 мең тоннадан артык, (ихтыяҗ 43 мең тонна), печән-3 мең тоннадан артык, (ихтыяҗ-2,8 мең тонна) әзерләнде инде. Әзерләнгән азык үрнәкләре тулы зоотехник анализ өчен лабораториягә җибәрелә. Яхшы сыйфатлы азык әзерләнгән. 30 июньгә тәүлегенә тулаем савым 78,6 мең тонна тәшкил итә, бер сыердан 17,3 кг сөт савыла.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов белән берлектә, шәһәрнең 8 объектында булдылар һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International