Югары Мәлемнән Мингаян әбигә 100 яшь тулды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2 июль көнне Югары Мәлем авылы тыл ветераны Мингаян Гайнетдин кызы Нуретдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Мингаян әби Зәй шәһәрендә бертуганының кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.

Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, авыр йөк күбрәк аның җилкәсенә төшә. Ул ачлыкны да, ялангачлыкны да кичерә. Сугыш вакытында яуга киткән ир-атларны алыштырып, урман да кисә, орлыгын да ташый, урак та ура, печән дә чаба. Сугыштан соң колхозда тавык фермасында эшли, аннан сыер савучы булып күчә. Картайган көнендә бертуганының балалары - Илгизәр белән Гүзәлия терәк тә , ярдәмче дә булганнар.

Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны аның урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев котлады. Шулай ук Мингаян әбигә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева, туганнары һәм якыннары котлауларын ирештерделәр. Юбиляр хөрмәтенә котлаулар һәм матур теләкләр күп яңгырады ул көнне.

Мингаян Гайнетдин кызына Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасы, шулай ук район башлыгы Разиф Кәримовның истәлекле бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International