2019 ел өчен хисапны үзвакытында тапшыру кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын Бердәм реестрга кертү шарты булып тора

2020 елның 3 июле, җомга

«Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында" 2020 елның 2 апрелендәге 409 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 3 пункты (алга таба – 409 номерлы карар) нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексы буенча билгеләнгән салым түләүчеләр, салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен (өстәлгән бәягә салым буенча салым декларацияләреннән тыш), чит ил оешмаларына түләнгән керемнәрнең һәм тотылган салымнарның суммалары турында салым исәпләүләрен, салым агентлары исәпләп чыгарган һәм тотып калынган физик затлар керемнәренә салым суммаларын исәпләп чыгару, аванс түләүләре, бухгалтерлык (финанс) хисабы буенча исәп-хисапларны тапшыру срогы 3 айга озайтылды. Аларны тапшыру 2020 елның март- май айларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International