ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2020 ел
чәршәмбе
«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “Бизнесыгызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

18
август, 2020 ел
сишәмбе
18 август көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, район Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында, район мәгариф оешмалары җитәкчеләренең «2019-2020 уку елында мәгариф оешмаларының эш нәтиҗәләре. Анализ һәм перспективалар" дигән темага киңәшмәсе узды.

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов сугыш ветераны Леонид Яковлевич Мачтаковны 97 яшьлек юбилее белән котлады. Мачтаков Леонид Яковлевич Зәй ГРЭСын төзи. Ул электростанция коллективы хәзерге вакытта да горурлана торган казанышларга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

17 августта Зәй муниципаль районында «ТАССРга 100 ел»флагы эстафетасының республика этабы кысаларында тантаналы чара узды. С.Сәйдәшев маршы астында «ТАССРның 100 еллыгы» флагын тоткан сакчылар коридор буйлап уздылар.
Үз эшчәнлеген ачу өчен субсидия алган гражданнарның эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 2019-2020 елларда субсидия алган эшмәкәрләрнең бизнес планнарын тикшерү эше дәвам итә.

15
август, 2020 ел
шимбә
2020 елның 15 август көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Илгиз һәм Гөлия Хасановларның никахларын теркәү тантанасы узды.

14
август, 2020 ел
җомга

Бүген районда капиталь ремонт һәм төзелеш баручы социаль объектларны карап чыктылар. Эшлекле сәфәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешкә күзәтчелек итүче белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты.

Зәй районында ел саен Ландшафт дизайны фестивале үткәрелә. Фестиваль Зәй районында кече архитектура формаларын (фигуралар, печән композицияләре) үстерү үрнәге/уңай образын формалаштыру, вандализмны профилактикалау, халык арасында сәнгать потенциалын үстерү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International