Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды

2020 елның 18 августы, сишәмбе
18 август көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, район Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында, район мәгариф оешмалары җитәкчеләренең «2019-2020 уку елында мәгариф оешмаларының эш нәтиҗәләре. Анализ һәм перспективалар" дигән темага киңәшмәсе узды. 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы таныштырды, беренче яртыеллыкта түләүле белем бирү хезмәтләренең үтәлеше белән мәгариф идарәсенең баш хисапчысы Садриева Зөлфирә Әхмәтвәли кызы таныштырды. Биредә катнашучылар мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге, проблемалар, аларны хәл итү юллары һәм Зәй муниципаль районында мәгарифне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International