Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нугали улы Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре белән килде

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Ул муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров озатуында «Зәй шикәре» агрофирмасының авыл хуҗалыгы басулары өстеннән очып узды һәм районның урып-җыю эшләре барышын карады. Республика башлыгының эш сәфәре Төзүчеләр урамы, 2 һәм Октябрь урамы, 1 адресы буенча урнашкан "Безнең ишегалды" проекты кысаларында төзелә торган ишегалларыннан башланды. Ишегалдында асфальт җәелә, бордюрлар куела. Биредә шулай ук кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара. Киләчәктә яктырткычлар алыштырылачак. Ишегалларын ремонтлауны планлаштырганда беренче чиратта җәяүлеләргә өстенлек бирелде. Анда тротуарлар мәйданын арттырдылар, яңа асфальт салдылар, тышкы яктыртуны төзекләндерделәр, утыргычлар һәм урналар урнаштырдылар, шулай ук парковка урыннары санын арттырдылар. Программа нигезендә, ишегалды киңлеген төзекләндерү буенча барлык эшләр район халкының фикерен исәпкә алып башкарылды. Зәй районында 5 ел эчендә 175 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 45 е – быел ясалачак. Эшлекле сәфәр Чыбыклы авылы янындагы «Зәй шикәре» агрофирмасы кырында дәвам итте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инвесторлар һәм агросәнәгать комплексы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, районның авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карады, урып-җыю һәм башка авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән якыннан танышты. Зәй районы бөртекле культуралар уңышы һәм урып-җыю эш темплары буенча республикада иң алдынгылар рәтендә. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Зәй аграрчылары эшен югары бәяләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International