Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны һәм «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» Мачтаков Леонид Яковлевичны туган көне белән котлады

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов сугыш ветераны Леонид Яковлевич Мачтаковны 97 яшьлек юбилее белән котлады. Мачтаков Леонид Яковлевич Зәй ГРЭСын төзи. Ул электростанция коллективы хәзерге вакытта да горурлана торган казанышларга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Леонид Яковлевич, Зәй ГРЭСЫ энергетикларының хөрмәтенә тирән һөнәри осталыгы, принципиальлеге, кешеләргә ихтирамлы каравы белән лаек булды. Аның җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп күп кенә социаль объектлар, күп фатирлы йортлар һәм инфраструктура төзелде. Леонид Яковлевич - Бөек Ватан сугышында катнашкан хөрмәтле ветераннарның берсе. Аның хәрби һәм хезмәт эшчәнлеге югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Ул күп еллар дәвамында шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып килә. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. Хәзерге вакытта Леонид Яковлевич Зәй ГРЭСЫ ветераннар Советы рәисе урынбасары булып тора. 2019 елда Зәй муниципаль районы Советы карары белән Мачтаков Леонид Яковлевичка «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International