ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү буенча координация советы утырышы узды.
Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте Үсешләрендә тайпылышлар булган балалар саны арта. Бу балаларның аң үсеше, сөйләмнәре, сенсор өлкәләре, гомуми һәм вак моторика, үз-үзләрен тоту һәм аралашу дәрәҗәләре зыян күрә дигән сүз. Бала тәрбияләүче гаилә төрле медицина проблемалары белән беррәттән психологик, педагогик проблемалар белән дә очраша.

24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районы муниципаль учреждениеләренең 16 хезмәткәре «Педагог-дефектолог (укытучы-логопед)» һөнәри әзерлек программасы буенча укуларын уңышлы тәмамлады.
27 нче сентябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр 11: 37дән 12: 41кә кадәр Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә көзге интерференция башлана.
Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан 24 августтан республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде. Бүген эшкуарларга ярдәм итү чараларын сайлап алу һәм бәяләүгә яңача якын килү формалашты, ул бизнеска килеп туган икътисади вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы»темасына киңәшмә үткәрде.
26 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә бөтен дөнья буйлап татар телендә белем бирүне тикшерү буенча "Татарча диктанты" дигән белем бирү акциясе узачак. Акциянең максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру булып тора.

23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 2019-2020 елларда кышкы спорт сезоны йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчыларын әзерләүгә һәм уңышлы чыгыш ясауга зур өлеш керткәне өчен РФ Чаңгы узышлары федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2020 нче елга РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Зәй шәһәрендәге филиал объектында 29 октябрь көнне 9:00 дән 15:00 гә кадәр, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт - профилактика эшләре үткәреләчәк.
Бүген «Ялта-Зәй» спорт үзәгендә чаңгы ярышлары буенча җәйге Чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге (Россия кубогы тапшыру) үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International