Зәйдә үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр аерым игътибар үзәгендә

2020 елның 25 сентябре, җомга
Үсешләрендә тайпылышлар булган балалар саны арта. Бу балаларның аң үсеше, сөйләмнәре, сенсор өлкәләре, гомуми һәм вак моторика, үз-үзләрен тоту һәм аралашу дәрәҗәләре зыян күрә дигән сүз. Бала тәрбияләүче гаилә төрле медицина проблемалары белән беррәттән психологик, педагогик проблемалар белән дә очраша. Зәй муниципаль районында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыру дәвам итә, аның максаты- мондый гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү. Сентябрь аенда шундый 22 гаилә алар өчен әзерләнгән махсус чараларда катнашты. Программа мәдәни-ял чараларын, иҗади мастер-классларны, психологик тренингларны, саф һавада тернәкләндерү чараларын һәм консультацияләрне үз эченә ала. Тулаем алганда, “Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектының программа чараларында катнашу даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләрдә “эмоциональ фон” ның яхшыруына тәэсир итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International