Зәйдә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән «Алтынчәч», «Кыңгырау чәчәк», «Якты кондыз» балалар бакчалары мөдирләре, 4 нче мәктәп, Александр Бистәсе, Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук балалар иҗат йорты җитәкчеләре чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү узу һәм укыту, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ.б. мәсьәләләр каралды. Утырышка Николай Нифатов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International