Район башлыгы РФ Чаңгы узышлары федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 2019-2020 елларда кышкы спорт сезоны йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчыларын әзерләүгә һәм уңышлы чыгыш ясауга зур өлеш керткәне өчен РФ Чаңгы узышлары федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкләү "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә тантаналы чарада узды. Мактау грамотасын РФ Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе тапшырды. Спорт әзерлеге үзәгендә мөһим спорт вакыйгасында беренче затлардан ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, ТР Спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты, шулай ук мәртәбәле кунаклар бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International