Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе
Хәерле көн хөрмәтле коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары. Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча лидерлар бишлегенә керә (илнең 2,4 процент авыл хуҗалыгы җирләрен били, илебездә җитештерелгән тулаем продукциясенең 4,2 проценты республика өлешенә туры килә). Татарстан является самодостаточным регионом и полностью обеспечивает потребности населения в основных продуктах питания. Быел катлаулы чорга карамастан, соңгы 12 елда рекордлы - 5,4 млн. тонна ашлык суктырылды, уңыш гектардан 35,4 ц тәшкил итә, 2,2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн. тонна бәрәңге, 300 мең тонна яшелчә җыеп алынды. Май өчен орлыкның тулаем җыемы 350 мең тонна чамасы тәшкил итәчәк. Татарстан – үзен үзе тәэмин итә торган регион һәм халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә Зәй районы хезмәтчәннәре зур өлешен кертә. Урып-җыю кампаниясен район 190 мең тонна ашлык җыеп төгәлләде, бер гектардан уртача уңыш 48,6 центнер тәшкил итә - бу республикада иң югары күрсәткеч. Зәй районы шикәр чөгендере җитештерү буенча да алдынгы урыннарны били. Шикәр чөгендере чәчүлекләре быел 90 мең гектардан артып китте, 442,5 мең тонна шикәр чөгендере казып алында, гектардан уртача уңыш 486 центнер булды. Бу мактауга лаек. Районда эре агрохолдинглар белән беррәттән хуҗалык итүнең кече формалары һәм кооперативларның үсеш алуы куандыра. Грант программаларын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 19 фермер 50 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Алар гамәлгә ашырган проектлар кош-кортларның санын 200 мең башка, эре мөгезле терлекләр һәм атлар санын 850 башка арттырырга мөмкинлек бирде. “Зәй” кооперативын аерым билгеләп үтәсе килә, ул елына 117,6 тонна сөт эшкәртүне җайга салды. Авыл хуҗалыгы техникасы паркы актив яңартыла, бу агротехник алымнарны оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә. Татарстанның һәм Идел буеның гына түгел, Россия Федерациясенең иң эре һәм әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе саналган “Агрокөч” холдингының актив эшчәнлеге бәрабәренә эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Холдингта цифрлаштыруга һәм экологик проектларга аерым игътибар бирелә, бу кошчылыкка да, сөт эшкәртү тармагын модернизацияләүгә дә, шикәр чөгендерен эшкәртүгә дә кагыла. Әмма иң кыйммәтлесе, әлбәттә, көндәлек хезмәтләре белән район һәм агросәнәгать тармагы үсешенә үз өлешен кертүче кешеләр. Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләүче механизаторларның, сыер савучыларның, белгечләрнең, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшләүче кешеләрнең хезмәтен билгеләп үтәсем килә, нәкъ менә бүген без җирдә эшләүчеләргә, көн саен безне азык-төлек продуктлары - икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр белән тәэмин итүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Чын күңелдән сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа казанышлар телим, ирешелгән уңышларда тукталып калмыйча, авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәрүдә эшне дәвам итегез. Безнең уртак максатыбыз - республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле тармак итү, шул ук вакытта уникаль мәдәниятне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм авыл тормышының үзенчәлекле торышын саклап калу. Бәйрәм белән сезне! Яңа идеяләрне тормышка ашыруда бәхет, иминлек, нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International