Бизнес-планнар буенча эксперт советы утырышы

2020 елның 30 октябре, җомга
2020 елның 29 октябрендә Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Экспертлар советының соңгы утырышы узды. Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга кагылышлы документлар каралды. Комиссия бер бизнес-проектны хуплады, аның авторы 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак. Булачак эшмәкәр шулай ук салым инспекциясендә теркәлү өчен консультация алды. Быел әлеге финанс ярдәменнән ун эшсез граждан файдалана алды, шуларның тугызы теркәлгән һәм актив рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International