28 октябрьдә Зәйдә үтәчәк хезмәт бәйрәменә-авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слетына, агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре һәм республиканың мактаулы кунаклары чакырылган иде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше башланганчы, чарага килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Залаков Наил Ринат улы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Гущин Иван Николаевич, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән бергә элеватор, шикәр заводы, Агросәнәгать паркында, «Агрокөч» холдингының 5 нче заманча ремонт цехында булдылар, аларның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Кунаклар "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда җырлый торган фонтанны ачу тантанасын карадылар.Уңыш бәйрәме «Энергетик» мәдәният йортының төп сәхнәсендә дәвам итте. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, җыеп алган мул уңышлары һәм ирешкән югары нәтиҗәләр өчен олы рәхмәтен җиткерде. «Авыл хуҗалыгында эшләү - димәк, җиргә үз кулларыңның җылысын, кайгыртучанлыгын бирү, җаныңны һәм талантыңны яраткан эшкә салу дигән сүз. Бездә андый кешеләр аз түгел. Аларның бөтен тормышы-зур тырышлык, ныклык һәм түземлек таләп итә торган киеренке көндәлек хезмәт. Җир кеше тәрбияли, ул үзенең тәрбиячесе хезмәтен игелекле һәм мактаулы итә», - дип билгеләп үтте район башлыгы үзенең чыгышында. Бүгенге чарада алдынгыларга һәм иң яхшы хезмәткәрләргә югары бүләкләр - район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Акчалата премияләр белән алдынгы хуҗалык җитәкчеләре, терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендерен җыю буенча механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары бүләкләнде. Алар арасында Фәтхуллин Илдус Флүр улы-Торум - 750 комбайнында 5473 тонна ашлык суктырган ("Восток" агрофирмасы»), Митрафанов Андрей Михайлович - Тукано-450 комбайнында 4836 тонна ашлык суктырган ("Зәй" агрофирмасы»), Хәсәншин Ирек Рәмис улы - Лексион-670 комбайнында 4649 тонна ашлык суктырган ("Зәй "агрофирмасы"), Шәйгарданов Дамир Ибраһим улы- Торум-750 комбайнында 4533 тонна ашлык суктырган ("Восток"агрофирмасы"). Шулай ук 3500 тоннадан артык ашлык суктырган 16 комбайнчы һәм 2500 тоннадан артык ашлык суктырган 20 комбайнчыга бүләкләр тапшырылды. «Август» фирмасы АҖ, "Дамилк - Агро" ҖЧҖ, "АгроЭкспертГруп" ҖЧҖ партнер-фирма җитәкчеләре дә Зәй авыл хуҗалыгы алдынгыларын зурладылар, аларга сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә «Энергетик» мәдәният йортының хореографик һәм вокаль коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән тагында ямь өстәде. Бәйрәм барышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә күп мактау сүзләре җиткерелде. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм яңа хезмәт уңышлары теләделәр!