ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Кадер авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды.
Бүген Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены булып узды.

Бүген «Зәй шикәре» ААҖендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары җыелышы узды.

20 гыйнварда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Лыкова Валентина Лукьяновна янында булдылар. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе Валентина Лукьяновна Курск сугышында үзәк, аннан 2 нче Белоруссия фронты составында катнаша, бөтен Украина, Белоруссия аша уза, Польшага барып җитә.

20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә «Ровесник» профориентация клубы кысаларында 2 нче мәктәпнең 8 б сыйныф укучылары, хезмәт стажы 20 ел булган, отставкадагы подполковник Попов В. Н. белән очрашты. Чаранын темасы - «Танышыгыз - профессионал".
Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә 2020 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча гражданнар җыены булып узды.
19-24 гыйнварда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге базасында 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уза.
Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеген ачу тантанасы узды.
Бүген «Зәй ХПП» ААҖдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. «Зәй ХПП» ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында предприятие директоры Р.Р. Фәрдиев чыгыш ясады.

19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе
Иске Маврин һәм Сәвәләй авыл җирлекләрендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыеннары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International